«Белемнәр һәм яхшылык сараенда»: ачык ишекләр көне (0+)
27 май, Гомумроссия китапханәләр көнендә, 3 нче санлы китапханәдә абонементта һәм уку залында кеше күп булды: алар китапханәгә язылдылар, яңа китаплар сайладылар, китап күргәзмәләре белән таныштылар. Теләге булганнар яраткан китаплары белән фотога төшә алды. Урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Татарстан белгечләре» дигән интеллектуаль уен уздырылды. Балалар зур мавыгу белән тарих, тел белеме, әдәбият, сәнгать һәм Татарстанның милли гореф-гадәтләре өлкәсенә караган сорауларга җавап бирде. Чара презентация белән үрелеп барды. |